Судның ачыклыгы – мәгълүмат чараларында

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Мартның соңгы көннәрендә Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге районнары газеталарының, теле-радио компанияләренең баш мөхәррирләре, журналистлары катнашында янә шундый эшлекле очрашу үтте. Аны Татарстан Республикасы судьялар Советының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча комиссиясе рәисе, Азнакай шәһәр суды рәисе Йосыф Сәхапов оештырды һәм үткәрде. Бу очрашуның максаты да шушы төбәктәге район һәм шәһәр судларының җирле массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтәсен яхшырту, газета, радио, телевидение аша судларны халыкка тагын да якынайту, эшчәнлекләрен ачык итүгә ирешү юлларын бергәләп барлау, уртак фикергә килү иде. Бу эшлекле сөйләшүдә Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да катнашты һәм шәһәр суды белән “Маяк” газетасы хезмәттәшлеген югары бәяләп чыгыш ясады, җирле властьның хокук саклау органнары белән бергәлектә алып барган эшчәнлеген яктыртты. Татарстан Журналистлар берлеге президиумы әгъзасы, күп еллар “Бугульминская газета” басмасын җитәкләгән Владимир Изергин, Азнакайның “Маяк”, Баулының “Хезмәткә дан”, Әлмәтнең “Знамя труда”, “Бөгелмә авазы” газеталары, “Алма” теле-радио компаниясе баш мөхәррирләре Фәрхәт Шәйхулов, Азат Зиннуров, Рөстәм Гәрәев, Ләйсән Бикбулатова, Ирина Герасимова тәкъдим-фикерләре белән уртаклаштылар.
Әнә шулай эшлекле һәм эчкерсез барган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүендә социаль челтәрләргә игътибарны арттыру, суд вәкилләре катнашында матбугат конференцияләрен республика күләмендә ешрак уздыру, сайтларда уртак эшчәнлекне күбрәк яктырту кебек мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

 

 

Бөтен килеш уку...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International