Быелгы яз бик соңласа да әкеренләп кенә үзен хәтерләтә башлады. Җир өстен каплаган кар өемнәре эреп, аның астында качып калган былтыргы кипкән үләннәр янгынга бер дигән чыганак. Янган кибеп беткән үләннәр тирә якка куркыныч янап урманнарга да таралырга мөмкин, урман киңлекләрендә, кырларда урнашкан нефть эшкәртү һәм әзерләү тармакларына да ялкын зыян салырга ихтимал. Нефть тармакларына, табигать китереп чыгарган афәтләр (кипкән үләннәр, әрәмәлекләр, урманнар яну), янгын куркынычы янаган язгы чорда төрле вакыйгаларга да әзер булып янгынга каршы төрле эшләр алып барырга кирәк.
“Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсе объектларында әлеге әзерлек башланды дияргә була. Гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгән очракта “Азнакайнефтҗ” нефть һәм газ чыгару идарәсендә өлгер штаб барлыкка килде. Янгын вакытында су белән тәэмин итеп тору өчен су ташучы автомобилҗьлләрне бирүче автотранспорт оешмасы да билгеләнде. Ачык ут коралы белән эш иткәндә, очкыннар чыгаручы кораллар кулланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү дә көчәя бара. Нефть чыгару объектлары тирә ягын кипкән үләннәрдән, әрәмәлекләрдән, төрле чүпләрдән һәм янучы матдәләрдән чистартылып килә. Шуның кысаларына буйсынып нефть чыгару һәм эшкәртү объектларында хезмәт иткән эшчеләрне дә янгын куркынычсызлыгына караган таләпләрне өйрәтү бара. Оешма җитәкчеләре белән беррәттән янгын сүндерү бүлеге инспекторлары эшче персоналга оешмаларда һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгыа багышланаган инструктаж алып баралар. Штаттан тыш янгынга каршы торучы формированияләр төрле ысулларга укытып ялкынны сүндерү буенча күнекмәләр үткәреп килә. Нефть тармакларында һәм урманнарда ялкынны сүндерү буенча үткәрелгән күнекмәләрне тагын бер кат төзекләндерү буенча эш алып барыла. 24 нче янггын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмәләр алып баралар. Бу көннәрдә нефтьчеләр һәм янгын сүндерүчеләр бер максатка ирешү, язгы-җәйге чорга куркынычсыз керү белән бәйләнгәннәр.