ҖИҺАНГА ҖИҢҮ КИЛӘ!

2017 елның 3 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтү тантанасы быел да истәлекле, матур чараларга бай булачак.

Азнакайда бәйрәм программасы

2 майдан 8.00-16.00 сәгатьләрдә шәһәребездәге Мәңгелек ут янәшәсендә хәтер вахтасы тора. Ул 8 майга кадәр барачак.
9 майда бәйрәм тантанасы 8.00 - 9.00 сәгатьләрдә әфган сугышында һәлак булган батырларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янында солдат боткасы белән сыйланудан башлана.
9.00-9.15тә Җиңү паркында батырлар истәлегенә чәчәкләр салу тантанасы була. Аннары биредән тантана парады, “Үлемсез полк” сафлары Җиңү мәйданына үтә.
10.00 сәгатьтә Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган тантаналы митинг, театраль тамаша башлана.

Аны 11.30-13.00 сәгатьләрдә балалар сәнгать коллективлары чыгышлары дәвам итә.
18.00 сәгатьтә “Шифа” каршында бәйрәм концерты булачак.
21.00 сәгатьтә – “Юбилейный” стадионында бәйрәм салюты.


Актүбә бистәсендә 5 майда – җиңел атлетика эстафетасы.
Шул ук көнне 10.00 сәгатьтә Актүбәнең иске өлешендә Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәйкәле янында митинг оештырыла.
5 майда 19.00 сәгатьтә Ю.Гагарин исемендәге мәдәният йортында РФ Кораллы Көчләре ансамбле солисты Александр Головин концерты.
8 майда 9.30 сәгатьтә Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге парктабәйрәм концерты башлана.

10.00 сәгатьтә парктан “Үлемсез полк” сафлары кузгала.
10.15 сәгатьтә Җиңү мәйданында тантаналы митинг була.
1 9.00 с әгатьтә Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге паркта Казан эстрадасы һәм бистәнең иң яхшы үзешчәннәре катнашында кичке концерт.
22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты.
22.05 сәгатьтә парктан Җиңү мәйданына “Хәтер шәме” сафлары үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International