Янгынга каршы өйрәнчек күнекмәләр узды

2017 елның 10 мае, чәршәмбе

4 май “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару  идарәсе административ бинасында янгынга каршы өйрәнчек күнекмәләр узды. Әлеге көнне  бу өйрәнчек күнекмәләрдә  оешма эшчеләренә кушылып янгын сүндерү бүлеге инспекторлары да “янган” бинадан куркынычсыз урынга чыгар өчен уңайлы юллар эзләде.

       Күнекмәләргә старт биреп, иң беренче  бинада ялкын уйнаганын кисәтеп янгын куркынычсызлыгына кагылган махсус җиһаз аваз сала. Идарә хезмәткәрләре  24 нче янгын сүндерү бүлеге  янгын сүндерүчеләре белән очрашып әлеге күнекмәләрене елга ике тапкыр үуткәргәнлектән, янган бинадан тиз арада эвакуацияләнергә җитештеләр. Оешма эшчеләре белән белән беррәттән янгын сүндерү бүлеге инспекторы Эльвира Сәлимҗанова да янгыннан саклану юлын тапты, ул тын юлларын агулы газлардан саклаучы махсус коткаргыч башлык ярдәмендә өлгер генә алга атлады, чөнки әлеге махсус коткаргыч башлык  көчле  төтен каплаганда да агуланудан сакланырга олы ярдәм күрсәтә. Аның артыннан ук йомыш белән килүче ролен үтәгән инспектор Гөлназ Нигмәтуллина  да югалып калмыйча, махсус коткаргыч башлык булмавы сәбәпле тын юлларын саклау өчен гадәти яулык белән танауларын  каплап йөгерде.

       Янгын башлану белән штаттан тыш янгынга каршы торучы аерым формирование әгъзаләре,  ялкынны  кул асты янгын сүндерү җиһазлары, утсүндергеч, бина эчендә урнашкан эчке  янгын сүндерү өчен кулланылган су краны  белән сүндерергә керештеләр.

       Беренче минутта ук шомлы хәбәр ишетүгә үк 24 нче янгын сүндерү бүлеге янгын сүндерүчеләре килеп җитте һәм  коткару эшләренә-  иң беренче булып бина эчендә калган ярдәмгә мохтаҗ, куркынычсыз урынга чыгарга җитешмәгән  кешеләрне эзләүгә керештеләр. Уйдырма буенча, янгын сүндерүчеләр икенче каттан агулы газлар таратучы төтен аркасында чыгарга өлгермәгән  кызга,  икенче кат тәрәзәсе аркылы  янган бинадан коткарып калдылар. Әлеге рольне дә 24 нче янгын сүндерү бүлеге инженеры Ксения Асташина башкарып китте.

       Эвакуация буенча күнекмәләрнең азагы  оешма эшчеләре белән  уртага салып сөйләшү һәм нәтиҗәләр ясау белән төгәлләнде. Йомгаклау сүзен 24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы урынбасары  Александр Никулин сөйләп, янгыннан “коткарылучы” кызларның янгыннан чыгу юлларын төгәл белеп  хәрәкәт итүләрен үрнәк итеп  югары бәяләде.

       Өйрәнчек күнекмәләр буенча эвакуацияләнү уңышлы гына тәмамланды. Янгын куркынычсызлыгына кагылган махсус аваз салучы җиһаз ярдәмендә оешма хезмәткәрләре  чын янгын вакытында  төгәл хәрәкәт итү юлларын белеп, коткарылырга санаулы гына  минутларны сарыф итмичә, дөрес кулланырга исләрендә калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International