“Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенә нигезләнгән газ чыгару өлкәсендә эшләүчеләр янгынга каршы торучан күнекмәләр үткәреп җибәрде

2017 елның 11 мае, пәнҗешәмбе

Азнакай газ чыгару өлкәсендә эшләүчеләр, янгын сүндерү һәм коткару бүлеге янгын сүндерүчеләре белән беррәттән янгын куркынычы янаган җәйге чорга, ялкынга каршы торучан өйрәнчек күнекмәләр уздырды. “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару  идарәсенә таянган газ һәм нефть чыгару, эшкәртү һәм әзерләү цехы тармагы янгынга бик мөккибән, чөнки  шартлауга әзер янучы матдәләр алмашы күп. Шуңа да янгынга каршы әзерлек әлеге чиратта иң беренче урында тора.

        Тармак башлыгы Азат Вәлиев  һәм 24 нче янгын сүндерү бүлеге инженеры Рөстәм Галләмов  өйрәнчек күнекмәләр башланыр алдыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә бусынып газ чыгару һәм эшкәртү тармакларына табигать тарафыннан китереп чыгарылган төрле  хәвеф-хәтәрләр хакында  сөйләп киттеләр. Күнекмәләрнең гамәли бүлегендә газ эшкәртү буенча һөнәр ияләре  ялкынны сүндерер өчен үз осталыкларын таянып, җәрәхәт алган кешегә беренче ярдәм күрсәттеләр, гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта югалып калмас өчен төрле ысул белән хәрәкәт итеп карадылар.

       Әлеге күнекмәләр, Азнакай газ чыгару һәм эшкәртү өлкәсендә эшләүчеләрнең янгынны булдырмау өлкәсендә ышанычлы  әзерлек алып барганлыгын күрсәтеп китте. Шушы янгын куркынычсызлыгы буенча әзерлекне  24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге белән беррәттән алып барган цех башлыгы урынбасары Әхмидуллов Ильнур аерым хезмәт күрсәтте. Ай саен 24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге һәм газ эшкәртү буенча һөнәр ияләре үткәреп килгән янгынга каршы торучан күнекмәләр, хәзер дә киләчәккә дә зур ышаныч калдырып яңа унышларга ирешәләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International