Законсыз мәгълүмат биргән интернет-сайтлар ачыкланган

2017 елның 7 июне, чәршәмбе

Азнакай шәһәр прокуратурасы тарафыннан “Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны саклау” турында Федераль закон таләпләренең сакланышы тикшерелде. Интернет челтәре мониторингы барышында прокуратура тарафыннан мөһим документ сатып алу мөмкинлекләре турында мәгълүмат булган дүрт сайт ачыкланды. Шул ук вакытта мәгълүмат белән интернет- файдаланучылар ачыктан-ачык таныша ала. РФ Җ инаять к одексының 3 27нче маддәсе буенча рәсми ялган документларны ясау һәм куллану өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Бу уңайдан, прокуратура әлеге мәгълүматны РФ территориясендә таратуның тыелган булуы турында судка гариза бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International