Янгынга каршы көрәшергә өйрәндек

2017 елның 23 июне, җомга

21 июнь көнне 24 нче янгын сүндерү бүлегенең һөнәр ияләре  “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең Павлов исемендәге резервуарлар паркында тәгълимәти күнекмәләр  үткәреп җибәрде. Һәр ел үткәрелә торган үзенә бер төрле булган  өйрәнүләр, ААҖ “Татнефть” предприятияләрен янгыннан саклаучы егетләрнең үз өстендә эшләп, чын һөнәр ияләре булуларын раслауда булыша. Үтеп барган өйрәнүләр күрсәткеч буларак янгын сүндерүчеләрнең осталыгын  2 нче  федераль янгынга каршы торучы хезмәте  башлыгы урынбасары Владимир Салун бәялеп торды. 24 нче янгын сүндерү хезмәткәрләре  әлеге өйрәнүләргә аерым бер өлеш чыгардылар, чөнки үзләрен  “Азнакайнефть” нефть һәм газ чыгару идарәсенең объектларын ялкыннан саклау өчен бар көчләрен куйганнарын күрсәтеп үттеләр.

Алдан уйланып куелганча иртәнге уннар тирәсендә нефть кабул ителгәндә күләме 5000 кубометр булган 20 нче номер астында торган резервуар янып китә, әлеге биремне катлауландырып уйдырма ялкынны уйлап тапкан авторлар  янган резервуарның шартлау аркасында автомат  ут сүндерү  системасын эштән чыгарылганын күрсәттеләр. Берничә секунд эчендә авария каршы хәлиткеч мизгелләр туа – тирә яктагы эшчеләрне  гадәттән тыш хәл барлыкка килгәнен хәбәр итү өчен сирена кычкыра һәм кизү торган оператор  янгын сүндерү бүлегенә хәбәр салып  технологик процессны туктатырга керешә. Штаттан тыш янгыннан саклау формированияләре дә үз эшен төгәл генә эшләп  якында торган 19 нче һәм 22 нче резервуарларны ялкыннан саклау өчен  салкынайтып торырга су  әйләнешен ача.

Ашыгып килеп җиткән янгын сүндерүчеләр янгын сүндерү әсбаплары да тартты, шунда ук күбек белән тәэмин итүче янгын сүндерү, суыртып алу һәм кирәк якка тиз арада су сиптергеч  машинасы да килгәннәр иде. Кайнар учакка каршы басып торучы костюмнар кигән егетләр лафет баганалар тирәсендә урнашып ялкынга каршы  су агымын башладылар.

Вакыйга урынына 24 нче янгын сүндерү бүлеге башлыгы Салават  Салахов та килеп җитте. Ул үз өстенә җитәкчелек алып килгән барлык янгын сүндерүчеләрне бердәм итеп янучы резервуарны  сүндерергә боерык бирде. Вакыйга урынында  вак-төякне барлап торучы һәм дә бердәмлектәге көчне абайлап янгын сүндерүчеләр штабы да төзелә. Янгын сүндерүчеләр белән беррәттән  әлеге штабка нефть казу идарәсе баш инженеры гына түгел, ә аның җитештерү бүлеге куркынычсызлыгы һәм хезмәт яклау  буенча урынбасары Таһир Шаймарданов, нефть әзерләү һәм озату цехы  башлыгы урынбасары Рәсим Мусин та бар иде.

Янгын сүндерүчеләр янучы резервуарга күбек белән көрәш башлаганчы радиоалгыч аша яңа төрле һәлакәт – резервуардагы нефть кайнап аны читтә ташлавы турында   ишетеп алдылар һәм бер ара ялкыннан качып тордылар. әлеге куркыныч халәт үтү белән янгын белән көрәшүчеләр кире каттан үзләренең  хәрби  урыннарына бастылар.

Менә күбек ярдәмендә һөҗүм итү чираты да җитте. Янгын сүндерүче пеноподъемник   ялкын барлыкка китергән һәм ялкын уртасына бар көченә күбек ташкыны юнәлтә. Пеноподъемник автомобиле операторы эшчәнлеге нәтиҗәсендә, янып торган нефть ялкыны тиз арада кубек мендәре белән капланды.

Чын янгындагыча бу сценарийда  булган өйрәнүләрнең азагы “отбой” командасы белән төгәлләнде. Төгәлләнү өлешендә әлеге өйрәнүләр хакында  күнекмәләр не җитәкләгән һәм күзаллап торган Владимир Салун югары бәялеп китте. Ул янгын сүндерүче егетләр хакында чын һөнәр ияләре икәнен кабат-кабат әйтеп китте.

Тирләре агып торган янгын сүндерүчеләр  бу мавыктыргыч  өйрәнүләрдән, узләрендә һөнәренә булган көчле рух тоеп, арып –талып, горурланып кайтып киттеләр. Егетләрнең әлеге күнекмәләре шунда гына калып, чын янгыннарны очратырга язмасын дип ышанып каласы килә. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International