Балаларга игътибарлы булыйк!

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Район эчке эшләр бүлегенә халыктан 156 гариза кергән, өч җинаять кылынган. Аларның шактый өлеше чит кеше милкенә кул сузу белән бәйле.

- Урманай авылында берәүнең гаражыннан караклар 15 мең сумлык генератор урлап чыга. Бүген тикшерү бара.
- Күрше хакы – Тәңре хакы, дигән гыйбарә дә элеккедә калып бара кебек. Карамалыда яшәүче бер кешенең куртка кесәсеннән 15000 сум акча “чәлдерәләр”. Тикшерү барышында җитез куллы кешенең каза күрүченең күршесе булуы ачыклана.
- Район юлларында 14 авария булган.
Вәлиханов урамыннан Ленин урамына таба хәрәкәт итүче “ВАЗ-2114” автомобиле җәяүле юлыннан чыгып барган баланы бәрдерә. Җәрәхәт алган сабый дәвалану үтә.

- Бәла аяк астында, дип юкка гына әйтмиләр. Узган атнада Шәйхетдинов урамындагы йортның 3 нче кат тәрәзәсеннән өч яшьлек бала егылып төшә. Сабый Әлмәт шәһәрендә дәвалана.
– Бүген чебен-черки кермәсен өчен пластик тәрәзәләргә куелган москит челтәрләр – зур куркыныч чыганагы булып тора. Чөнки бала анымоны уйламый. Алар тәрәзә төбенә менгәч, аңа таянырга тели, әмма челтәрнең беркетмәләре авырлыкка чыдый алмый һәм бала челтәр белән бергә килеп төшә. Шәһәрдә килеп туган әлеге хәл тагын бер кат кечкенә балаларга игътибарлы булырга, үзләрен генә калдырмаска кирәклеген искәртә, – ди хокук сакчылары.

http://aznakaevo-rt.ru/tt.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International