“Чиста куллар” акциясе

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Яшьләр үзәге хезмәткәрләре тарафыннан шәһәребездә уздырылган “Чиста куллар” акциясе коррупциягә каршы юнәлдерелгән иде. Халыкка әлеге темага кагылышлы сораулар бирелде, чисталык һәм риясызлыкны чагылдырган ак кәгазьгә кул рәсемнәре ясарга тәкъдим ителде. Акциядә катнашучыларның иң өлкәненә – 65, ә иң кечкенәсенә – 1 яшь тә тулмаган иде. Азнакайлылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та алдылар.


АО "Татмедиа" филиалы "МАЯК" редакциясе http://www.aznakaevo-rt.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International