Гамәлгә кергән традиция буенча, быел да 5 август көнне 9.00 сәгатьтә “РОСТО” (ДОСААФ) спорт-техника җәмгыяте базасында автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында “Автоледи-2017” бәйгесе уздырыла. Конкурста 18 яше тулган, “В” категорияле автомобиль йөртү таныклыгына ия булган һәркем үз машинасында катнаша ала.
Белешмәләр өчен тел.: 7-18-10.