24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге ярдәме белән Азнакай шәһәре яшьләр үзәге хезмәткәрләре “Каенкай” сәламәтләндерү үзәкләрендә ял итүче балалар өчен янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйрәм үткәрделәр. Әлеге бәйрәм программасына янгынга каршы торучан кагыйдәләренә буйсынган төрле уен-көлкеле конкурслар уйнатылды.
Бик кызыклы һәм кирәкле булган бу уеннар янгын вакытында үз-үзен төгәл тотучан, җиңеллелек, өлгер, бер коллективта бердәм булып узара командаларга бүленеп көч сынаштылар. Балалар көч сынашу гына түгел үзләренең игътибарлыгын “кара сандык”та яшеренеп ятучы янгынга мөкиббән булган әйберне карауда, янгын сүндерү өчен махсус су агызгычлар белән куллануда, коткаручы ролен дә үтәп беренче ярдәм күрсәтеп, янгын сүндерүче егетләрнең хәрби киемнәрен дә киеп карадылар.
Бәйрәм азагында иң өлгер һәм оста катнашучылар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнеп иң көчле алкышларга күмелделәр.
Бәйрәмнән соң янгын сүндерүчеләр һәм балалар бер-берсенә яхшы теләкләр теләп, рәхмәтләр белдереп, бәйрәмнәрдә генә очрашырга язсын дигән фикердә калып саубуллаштылар.