ЯҢАЛЫКЛАР


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Азык-төлек иминлеген тәэмин итү, халыкны өзлексез рәвештә җитәрлек күләмдә ашамлык продуктлары белән тәэмин итү, авыл хуҗалыгы продукциясен, чималын һәм азык-төлекне өзлексез җитештерүгә ярдәм итү максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны хәбәр итә:

Хөрмәтле эшкуарлар! Коронавирус шартларында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына федераль ярдәм күрсәтү исемлеге белән сез әлеге документ аша таныша аласыз.


1
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Республикада коронавирус йогышы таралуга юл куймас өчен, күп кенә эшмәкәрләргә үз эшчәнлеген туктатырга туры килде.

Хәзерге вакытта үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр халкына фермер продукциясен өйгә китертергә тәкъдим итә. Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен электрон сәүдә челтәрләре аша сату буенча шактый актив эш алып барыла, продукцияне өйгә китереп бирү буенча 40тан артык мәйданчык эшли. Сезнең игътибарга шуларның аеруча популяр булганнарын тәкъдим итәбез:

Татарстанның Сәүдә-сәнәгать палатасы бөтен республика буенча эшмәкәрләргә ярдәм итә.Кама аръягында да вәкиллек эшли.Барлык кызыксындырган сораулар буенча ТР ССПның Кама аръягындагы махсус вәкиле Тимур Вахитовка 8 917 265 11 99 мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Хөрмәтле предприятие җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр!

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләве буенча 2020 елның гыйнвар-февралендә барлык категория хуҗалыкларда 4,3 млн тонна сөт җитештерелгән, бу 2019 елның шушы чорына караганда 5,8%ка күбрәк. Шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 9,1%ка артты. Сөт җитештерүне аеруча арттыручылар арасында Краснодар крае, Рязань, Воронеж, Новосибирск, Калуга өлкәләре һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы оешмалары.


31
март, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 1 апрелендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин;

көндез секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил (Казанда секундына 15 метрга кадәр).

Хөрмәтле Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге клиентлары!


30
март, 2020 ел
дүшәмбе

Үзегез аңлыйсыз, килеп туган хәл барыбызга да битлектән йөрүне таләп итә. Алар белән тәэмин итүдә булдыра алган, мөмкинлеге булган райондашларыбызның ярдәме кирәк. Битлек ясау өчен чимал бирелә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International