Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан республикада авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә зур игътибар бирелә. Фермерлар өчен кооперативка керү өстенлекләргә ия. Беренче чиратта - продукцияне җитештерү, саклау һәм эшкәртү буенча көчләрне берләштерү исәбенә җитештерүнең рентабельлеген арттыру. Икенчедән, кредит ресурсларына керү, һәм, өченчедән, эре төбәк һәм федераль сәүдә челтәрләренә чыгу мөмкинлеге. Әмма кооперативның уңышлы эшләве өчен нәтиҗәле идарә итү зарур. "Кооператив идарәче" модульле экспресс-курс кысаларында барлык теләүчеләрне дә нәкъ менә шуңа өйрәтәләр.
#Юмарт сишәмбе (#Щедрый вторник) – халыкара хәйриячелек хәрәкәте. Аның төп максаты – хәйриячелек культурасын үстерүгә яңа сулыш өрү һәм игелекле эшләргә кешеләрне күбрәк җәлеп итү.
Халыкара хәйриячелек көне идеясе 2012 елда барлыкка килә һәм шул вакыттан алып дөньяның 100дән артык илендә тарала. Бу көнне әлеге хәрәкәтнең миллионлаган партнеры игелекле гамәлләр кылалар һәм шул турыда сөйлиләр. Бу илләр инициативасына күренекле актерлар, музыкантлар, сәясәтчеләр кушыла.
Россия #Юмарт сишәмбе халыкара хәйриячелек хәрәкәтенә 2016 елда кушылды. Хәйриячелек акциясе ноябрь аеның соңгы сишәмбесендә (быел ул 27 ноябрьдә) уза. #Юмарт сишәмбе кысаларында чаралар 20 ноябрьдән 4 декабрьгә кадәр уздырыла.
#Юмарт сишәмбе халыкара хәйриячелек хәрәкәтенә теләсә нинди хәйриячелек эше белән булышлык күрсәтеп була: волонтерлык яисә фандрайзинг акциясе, концертлар, лекцияләр, иганә яисә социаль челтәрләрдә хәйриячелек темасына багышланган постлар белән. Төп максат – төрле кешеләрнең һәм оешмаларның тырышлыкларын хәйриячелек хәрәкәтенә берләштерү.
Акциядә катнашу бушлай һәм ирекле.
Акция турында тулырак: https://www.givingtuesday.ru/
Агымдагы елның август аенда алу мөмкинлеге тормышка ашырылды
комплексларның эш атамалары буенча чыгарылган карарлар
административ хокук бозуларны автоматлаштырылган беркетү
юл хәрәкәте электрон рәвештә.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы буенча: алмашынучан болытлы һава. Явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 4-9 метр тизлектә, төнлә һәм иртән -10 метр..-12°, аязган вакытта-17°ка кадәр. Көндез максималь һава температурасы -5..-8°. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.
2019 елның 24 ноябренә
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
"РТПЦ Республики Татарстан» филиалы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 26 ноябрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр филиал объектында цифрлы телерадиотапшырулар программаларын өзеп тору белән планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.
Азнакай районының гигиена һәм эпидемиология үзәге бүлегендә 2019 елның 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәрге чорда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» үткәрә. Белгечләр барлык мөрәҗәгать итүчеләргә бу авыруны профилактикалау, куркынычсыз үз-үзеңне тоту, регионда ВИЧ-йогышы буенча эпидемиологик ситуация мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. Халыктан шалтыратулар 7-32-42 һәм 9-34-40 телефонныры буенча кабул ителәчәк: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-17.00; җомга: 8.00-16.00, тәнәфес 12.00-13.00.
Бүген Казанда Кече һәм урта эшкуарлык корпорациясенең стратегик сессиясе узды. Корпорациянең генераль директоры Александр Браверман, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашындагы түгәрәк өстәлдә авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү турында фикер алыштылар.
2019 елның 2 декабрендә гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымнарын һәм салым уведомлениесенә кертелмәгән физик затлар кеременә салым түләү өчен билгеләнгән срок җитә.