ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 24 ноябренә
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча: 
Алмашынучан болытлы һава.
 

"РТПЦ Республики Татарстан» филиалы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 26 ноябрендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр филиал объектында цифрлы телерадиотапшырулар программаларын өзеп тору белән планлы ремонт-профилактика эшләре башкарылачак.

Азнакай районының гигиена һәм эпидемиология үзәге бүлегендә 2019 елның 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәрге чорда Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» үткәрә. Белгечләр барлык мөрәҗәгать итүчеләргә бу авыруны профилактикалау, куркынычсыз үз-үзеңне тоту, регионда ВИЧ-йогышы буенча эпидемиологик ситуация мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. Халыктан шалтыратулар 7-32-42 һәм 9-34-40 телефонныры буенча кабул ителәчәк: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 8.00-17.00; җомга: 8.00-16.00, тәнәфес 12.00-13.00.

Бүген Казанда  Кече һәм урта  эшкуарлык корпорациясенең    стратегик  сессиясе узды. Корпорациянең  генераль директоры Александр Браверман, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Ришат  Хәбипов һәм Татарстан  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре катнашындагы  түгәрәк  өстәлдә  авыл  хуҗалыгы  кооперациясен  үстерү  турында  фикер алыштылар.  

2019 елның 2 декабрендә гражданнар тарафыннан милек, җир, транспорт салымнарын һәм салым уведомлениесенә кертелмәгән физик затлар кеременә салым түләү өчен билгеләнгән срок җитә.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  «АгроСемЭксперт»  мәгълүмат платформасы аша чәчү  өчен  кирәкле  орлык  сортларын    эзләү мөмкинлеге  турында  хәбәр  итә,  ул  Россия авыл  хуҗалыгы  үзәге тарафыннан  эшләнгән һәм  районда, тулаем  республикада  орлыкларның  сыйфаты турында тәүлек  буе белешмәләр  алырга, кирәкле  орлыкларны  эзләүне җиңеләйтергә һәм сатучылар белән  элемтәләр  урнаштырырга,  шулай  ук   орлык  фондын салуның барышын   контрольдә тотарга  һәм аны  тикшереп торырга  ярдәм  итә.    

     «Азнакайнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә төрле билгеләнештәге 77 вагон – йорт кулланыла - бу операторларның өйчекләре дә, җылыну будкалары да, махсус кием киптергечләр дә. Мондый барлык корылмаларны да янгынга каршы тәртипле хәлдә тотарга кирәк, вагон-йортларның янгын куркынычсызлыгы һәрвакыт нефтьчеләр хезмәте иминлеген тәэмин итүдә мөһим элемент булды һәм шулай булып кала да.

«Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә 2019 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.


21
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Азнакай шәһәрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча күп тармаклы җитештерү предприятиесе» Муниципаль унитар предприятиесе 2019 елның 20 нояберенә билгеләнгән муниципаль милек объектын сату буенча электрон аукцион гаризалар булмау  сәбәпле үткәрелмәячәк.

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу җәмгыятьнең барлык заманча ихтыяҗларына җавап бирергә тиешле проект буларак планлаштырыла, дип ассызыклады Росстат башлыгы Малков. "Халык санын алуны өч ысулның берсе ярдэмендэ утеп булачак: «Госуслуги» порталында мөстәкыйль рәвештә, исәпкә алучы яисә стационар исәпкә алу пунктларында», - дип аңлатты Малков.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International