ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2014 ел
җомга
Яшь бара, алай да бирешми, күңел күтәренкелеген югалтмыйча, Ходай биргән көнгә сөенеп тулы тормыш алып барырга тырыша ул
Чәршәмбе көнне “Бердәм Россия” партиясенең Азнакай җирле бүлекчәсендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов халыкны кабул итте.

      Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатында “Бердәм Россия” партиясе күптөрле проектларны тормышка ашыра. Алар арасында социаль өлкәгә караган “Чиста су”, “Татарстан чишмәләре”, “Тиз төзелә торган физкультура-сәламәтләндерү комплекслары”, “Мәгарифне модернизацияләү”, “Тормыш сыйфаты”, “Балалар бакчалары – балаларга” проектлары да бар.

Яңа Юлда төзелеш тынып бара иде инде. Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп биргәч, биредә кабат эш кайный башлады. Әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсә бистә.

     Азнакай халык театрын Әлмәттә яхшы беләләр. Яз аенда гына ул драма театрында уңышлы чыгыш ясаган иде. Бу җомгада коллектив ял һәм культура паркында халыкка тагын бер үзенчәлекле концерт программасы тәкъдим итте.

     Урып-җыю чорында район үзешчәннәре игенчеләргә рухи көч биреп, концертлар белән кырга чыга.

Азнакай үзәк сырхауханәнең бүлекләрендә ветераннар өчен палаталарны яңарту эше бара

     Азнакай районында хезмәт кешесенең эшен күрә һәм бәяли беләләр. Авыл хуҗалыгында эшләүче фидакарьләрне стимуллаштыру чаралары  моның ачык мисалы булып тора.

     Азнакай районына рәсми визит  белән ТР  Cәламәтлек саклау министры Гадел Вафин килде. Аның төп максаты: Азнакай районы  сырхауханәсенең баш табибы – Илдар Шиһаповны билгеләү булды.

     Россия Федерациясенең “Бөтен уңайлыкларына ия шәһәр тибындагы бистә” бәйгесенең республика этабында икенче урынга чыккан  Актүбә бистәсе илкүләм нәтиҗәләр буенча үз категориясендә беренче урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International