Әлмәт районы Калейкино авылында Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь революциясе, Почет билгесе орденнары кавалеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры узды.
Азнакайның иң яхшы укытучылары ике йөз мең сум акчалата бүләк алырга мөмкин. Бу чәршәмбедә аңа дәгъва кылучыларны иҗтимагый тыңлаулар узды: 8 укытучы һөнәри осталыгын тәкъдир итте.
Азнакай ул – илһамлы, иҗади як. Әдәби һәм мәдәни уңышларга ирешкән якташларыбызның хезмәтен бәяләү йөзеннән аларга Мәхмүт Хәсәнов исемендәге премия тапшыру районда матур традициягә әверелде.
Яз кояшы ягымлырак елмайса да, кыш та китәргә уйламый. Соңгы көннәрдә көчле җил, буран күзәтелә, кичләрен суык.
Аллаһы Тәгалә һәркемне әниләребезнең карыннарында юктан бар кылды. Коръәндә бу хакта: “Аллаһ сезне аналарыгызның карыннарыннан бер нәрсә белмәгән хәлдә чыгарды. Сезгә ишетү өчен колак, күрү өчен күзләр, йөрәкләр бирде. Бәлки сез рәхмәтле булырсыз”, – дигән.
Азнакай спортчылары бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә катнашачак
Районыбызда бишенче тапкыр “Ел сыйныф җитәкчесе” республика конкурсының зона туры үтте. Ике көн дәвамында барган бәйгедә Мөслим, Бөгелмә, Ютазы, Баулы районнары педагоглары белән бергә Азнакайлылар үз тәрбия системаларын яктырттылар, һөнәри осталык серләре белән уртаклаштылар.