21.02.2018 “Истәлек” патриотик иҗади фестиваль конкурсы

            21 февраль көнне яшләр үзәгендә “Истәлек(Память)» дип исемләнгән иҗади фестиваль узды.

Патриотик тематикага юнәлдерелгән элеге чарада 25 коллектив катнашты. Вокал ансамбльләре, соло җырчылары, нәфис сүз осталары үз  көчләрен сынады.  

Вокал ансамбльләре арасында “Казаки” группасы 1 урынга лаек булды, ВИА “Пой, гитара” группасы икенче дәрәҗә дипломга ия булды.

Вокал соло номинациясендә Ләйлә Шарифуллина, Разалина Гумарова беренчелекне яуладылар, Ганиева Ангелина, Коршунова Ксения – икенче дәрәҗә дипломга лаек булдылар, өченче урынга Гайнаншин Руслан, Джавадова Айсун, Сәитов Ришат лаек булды.

Нәфис сүз осталары номинациясендә Хәернасова Миләүшә, Латыпова Альмира – 1 урынны яулады, Хәмидуллина Камилә, Митюшкина Татьяна  - икенче урынга лаек булдылар, өченче дәрәҗә дипломны Набиева Аделина һәм Сәгдиев Рөстәм яулады.

Мондый чаралар укучыларга тагын бер кат үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирә, яңадан яңа уңышларга ирешергә этәргеч ясый, патриотик яктан яшләрне тәрбияли. 

          


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International