1 октябрь көнне ил күләм зурлап Өлкәннәр көне уздырыла.Көз аеның иң күңелле вакыйгалырының берседер ул. Бу бәйрәм киләчәк яшь буында өлкән яшьтәге кешеләргә карата хөрмәт, миһербанлык кебек хисләр тәрбияли. Яшьләр үзәге эшчеләре шул максаттан, бу куңелле чарадан читтә калмады.
2018 елның 3 октябре көнне Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган “Тормышыбызның яме сез!” дип исемләнгән кичә булып узды. Теләк белдергән барлык пенсионерларны үз стеналары эченә җыеп, гөрләтеп бәйрәм уздырдылар. Бирегә килгән һәр кеше үзенең кул эшләре: теккән-чиккән, бәйләгән, агачтан ясалган хезмәт җимешләре белән мактана алды. Сокланып таң калырлык кул эшләреннән “Алтын куллар” күргәзмәсе булдырылган иде. Моннан тыш “Безгә еллар киртә” түгел дип аталган иҗади конкурс күңелебезгә хуш килде.Килгән һәр кеше сәхнә түренә чыгып, үзләрен зур артислар итеп хис итеп, яраткан җырларны көйләп, сәнгатле итеп озын шигырьләр сөйләп ,мәзәкләр белән көлдертеп, шахта көйләрен сузып җырлап утырдылар.
Кичә азагында, алдан игълан ителгән “Минем иң заманча әбием” дип аталган фотоконкурска нәтиҗәләр ясалып, җиңүчеләргә һәм бәйрәмдә катнашкан һәр кешегә истәлекле бүләкләр тапшырылды.