19-20 нче октябрь көннәрендә Зәй шәһәрендә ДК "Энергетиклар" залында һәр елны Республика күләмендә үтә торган “Наше время – Безнең заман» дип аталган эшче яшьләр иҗат фестивале булып узды. 18 дән алып 35 яшькәчә булган һәм республикабызның төрле оешмаларында эшләүче яшьләр үз сәләтләрен вокал, хореография һәм башка иҗади яссылыкта күрсәтә алды.
"Яшьләр үзәге" хезмәткәрләре бу чарадан читтә калмады. "Минута славы" һәм "Хореография" номинацияләрендә катнашып, Азнакай данын яклап кайттылар. “Яшьләр үзәге” директоры Мингазова Миләүшә Ринар кызы җитәкчелегендә оешкан "Яшьлек" бию ансамбеле махсус бүләк “Иҗади яңалык” дип исемләнгән диплом һәм истәлекле приз белән билгеләп үтелде, тавыш режиссёры вазифасын башкаручы Нагимов Илнур Дамир улы үзе язган һәм "Нуриклар" дип аталган дүртьюллык шигырьләре белән III нче урынны яулады. Фестиваль бик җанлы узды. Яшьләр үзләренең ташып торган энергияләре белән һәр тамашачының күңелендә сүнмәс ялкын очкыннары кабыздылар. Чыгышларны бәяләгән хөкемдарларга сайлап алулары җиңелләрдән булмагандыр.
"Безнең заман - Наше время" фестивале эшче һәм инженерлык өлкәсендәге һөнәрләрне популярлаштыруга, эшләүче яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачуга юнәлдерелгән. Барлык яшьләрне бер җиргә туплап, аларга көндәлек мәшәкатьләрен, үзләренең әти-әни, инженер, укытучы яисә табиб, энергетик, самолёт төзүче, «КАМАЗ»лылар һәм башка җирләрдә җитештерү өлкәсендә эшләүчеләр икәнлеген онытып, иҗади омтылышларын тормышка ашыру мөмкинлеге бүләк итә. Иҗат белән шөгыльләнгәндә генә кеше үзенең күңел дөньясын төзекләндерә, әйләнә-тирәгә яңа караш белән карый башлый. Безнең яшь буын өчен күңел сөенә, чөнки барлык яшьләр бер дулкында - дөрес юнәлештә алга атлый. Бу- безнең заман, безнең вакыт һәм безнең җиңүләр!