Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган буынга хөрмәт, туган илебезгә патриотик хисләрне белдергән символик Георгий тасмасын тарату акциясе старт алды. Районның "Яшь гвардия" активистлары, волонтерлар шәһәребез үзәгендә һәр елны райондашларга тасмалар өләшүне оештыра. Быел да акция 30 апрель һәм 8 май көннәрендә дә дәвам итеп, 11.00-12.00 сәгатьләрдә шәһәрнең Җиңү мәйданында таратылды. Активистлар велосипедлар белән шәһәр буенча билгеләнгән урыннарда туктап, абый- апаларны якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котладылар. 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International