Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын азнакайлылар зур эшләр башкарып, югары дәрәҗәдә әзерләнеп, дәртләнеп, дулкынланып каршы алды. Шәһәребезнең зәвык белән бизәлүе, көязләнүенә ул көннәрдә районга килгән кунаклар, сагынып кайткан якташларыбыз да соклануларын яшермәделәр. Җиңү мәйданының яңартылган мемориаль комплексында тантаналы митинг башланды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин республика хәрби комиссариатының Азнакай районы һәм шәһәре буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев азнакайлыларны Җиңүнең 74 еллыгы белән котладылар. Халык һәр чыгышны тын да алмый тыңлады, ул чорның сәхнәләштерелгән вакыйгалары эчендә "йөрде". Бөек Ватан сугышы чагылган бу күренешләр хәтер төпкелләрен актарды...


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International