Мәдәни үзәк иҗат төркеме Азнакай Санаториясе мәйданындаРоссия көненә багышланган «Россия-безнең уртак йортыбыз» дип исемләнгән тематик квест - уен үткәрде.
Балалар командаларга бүленеп, берничә станцияне уздылар. Алар төрле хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар. Квест ахырында алып баручылар РФ Конституциясе, Гербы һәм гимны турында сөйләделәр. Шуннан соң бергәләп илебез гимнын тыңладылар һәм Ватан турында шигырьләр, мәкальләр сөйләделәр.