Азнакайның йөзек кашы, горурлыгы булган Чатыр Тау һәрчак безне үзенә тартып, чакырып тора.
2019 елны шушы мәгърүр тауга багышлавыбыз да зур мәгънәгә ия, чөнки анда чал тарихыбыз белән бергә бүгенге рухи дөньябыз да чагылыш таба. 3 августта көнне тауда тагын бер бәйрәм узды: яшьләр идарәсе республикакүләм “Чатыр-Батыр” (Таш Батыр, Аркан Батыр, Камчы Батыр... ) бәйгесе оештырылды. Анда үзләре ясаган очкычлар очыру, төрле кул эшләре мастер-класслары да мавыктыргыч булды. Үзләрен осталык, җитезлек, иҗади сәләт ягыннан сына ган яшьләр командалары һәм тамашачылар катнашты.