Бүген 7 сентябрь көнне капиталь ремонттан соң "Теремок" балалар бакчасын ачу тантанасы булып узды.
Бу шатлыклы вакыйганы барысы да, бигрәк тә нәниләр көтте, чөнки хәзер аларның иң матур һәм уңайлы Балалар бакчасында кызыклы, вакыйгаларга бай тормыш көтә.
Кечкенә балаларның елмаюлары .бүгенге көндә яхшы эш башкарылуының төп дәлиле . Аларның шатлыгын бу бәйрәм көнендә район башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин уртаклашты.
- Балалар турында кайгырту һәрвакыт булды, ул безнең төп бурычыбыз.Чөнки балалар - ул безнең киләчәгебез. Киләчәк язмышыбыз да аларның нинди шартларда үсүенә һәм нинди тәрбия һәм белем бирүгә бәйле.