"Без экстремизмга" каршы дип аталган акция.
Экстремизмга каршы көрәш айлыгы кысаларында Азнакай районы Яшьләр эшләре буенча идарәсе велоузыш үткәрде. "Без төрле, әмма без бергә" дигән девиз астында узучы чарага 60 тан артык кеше җыелган иде. Чатыр Тау аренадан йөгерүгә стартны имам-мөхтәсиб Азат Талибуллин бирде, алга таба бирелгән маршрут буенча барып "Тарсус" паркында бераз хәл алып кире "Чатыр Тау аренага " әйләнеп кайттылар
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйләҗев Дамир Рашат улы һәм имам-мөхтәсиб Азат Талибуллин район җитәкчелегенең халыкның тыныч яшәеше өчен барысын да эшләвен билгеләп үттеләр, барысын да бер-берсенә карата игътибарлы, сабыр, толерант булырга өндәделәр.