22 октябрь көнне Азнакай шәһәренең 7 нче урта мәктәбендә Яшьләр үзәге белгечләре "Наркомания һәм закон" дип исемләнгән мәгълүмати дәресе үткәрделәр.
Дәреснең төп бурычлары:
-Укучыларга сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру өчен мәгълүмат бирү;
-Үз язмышың өчен җаваплылык хисе тәрбияләү;
-Балаларга наркотикларга каршы законнарга карата үз карашларын билгеләргә ярдәм итәргә.
Дәрес барышында укучылар белән начар гадәтләр темасына сөйләштеләр, профилактика һәм җаваплылык турында сөйләделәр. Укучылар наркотиклар турында видеоролик карадылар, шуннан соң фикер алышу булды. Шунысы куанычлы, барлык укучылар да диярлек сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм аны кадерләргә кирәклеген аңлыйлар.