Һәр яз саен авыл зиратларында өмәләр ясау матур бер традициягә әйләнеп килә. Авылдашларыбыз да елдан-ел бу изге эштә теләп катнаша. Иң куандырганы – алар арасында кечкенә балаларның да булуы. Кемдер баласын, кемдер оныгын әлеге изге гамәлгә өндәп, бик зур савап ала. Димәк, әле безнең киләчәгебез бар, бездән соң догачылар булырлык буын үсеп килә дигән сүз бит бу, иншаллаһ!
"Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел!” дигән бик тә гыйбәрәле мәкаль яши безнең татар халкында. Зиратларга барып, бакыйлыкка күчкән туганнарыңның, якыннарыңның кабер өсләрен чистартсаң, бу якты дөньяның кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. Ә изге эшнен, савабы күплеген тагын да ныграк тоясың. Зират-исәннәрнең йөзе ул. Һәм без аны тәртиптә тотарга бурычлы.
Әлек утыртылган агачлар инде зур үсеп, аларның яфраклары, кипкән ботаклары ел саен җиргә түшәлә. Чүп үләннәре, әрсез куаклар да басып китәргә генә тора. Бу исә якыннарын зират кылырга килгәннәргә дә, вафат булганнарны җирләгәндә дә каршылыклар тудыра.Шуның өчен дә әлеге өмәләрнең зарурлыгы бик мөһим. Кайберәүләр үз якыннарының өстен генә чистартып ала да, шуның белән эш бетте дип уйлый. Ә бит кайбер мәрхүмнәрнең инде дөньялыкта карап, чистартып торыр кешесе дә калмаган. Димәк, аларны тәртипләп тору да безнең изге бурыч булып санала. Бер җыелып өмә ясап алу әлләни күп вакытны да алмый. Ә арттан тәртипкә кергән зиратны күрүнең рәхәтлеген әйтеп аңлатырлык кына түгел. Хәтта мондагы кошлар да артыбыздан тәсбих әйткәндәй сайрашып, куанып кала.
Быел да Бөек Җиңү көне алдыннан Сарлы, Бүләк авыл зиратларында өмәләр оештырып, әйләнә-тирәне тәртипкә салдык. Дөрес, әле бераз эшлисе эшләр калды.Тагын бер җыелышып, анысын да төгәлләп куярбыз, Аллаһ кушса!
Әлеге эшләрдә башлап йөргән авыл җирлеге башлыгы Шәрипов Марат Рәис улына, авылыбызның мөхтәрәм имамнарына, зират хуҗаларына, барлык авылдашларга hәм читтән кайтып ярдәм кулын сузучыларга да зурдан-зур рәхмәт әйтәсе килә. Тарихы булмаган кешенең киләчәге дә юк. Ә зиратларыбыз-үзе бер тарих. Шушы чистарыну вакытында Бүләк авылы зиратында да шактый тарихи каберлекләргә тап булдык. Имамыбыз Илшат Камалетдинов белән аларны фотога төшереп, борынгы язуларын махсүс белгечләрдән укытырга дигән исәп тотабыз. Бу бит безнең тарихи ядкарьләребез, дуслар! Безнең моны онытырга хакыбыз юк.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: исән вакытта изге гамәлләргә вакытыбызны кызганмыйк. "Изгелек җирдә ятмас" дигән бит өлкән әби-бабаларыбыз. Без барыбыз да бер көн шушы зират әһелләре булачакбыз. Шуның өчен җәннәт илләренә бүгеннән үк бергәләп нигез сала торсак иде!
Гөлчәчәк Садретдинова