Ак хыяллар кочагында
Ямьле язның апрель ае – шигърият,Тукай ае буларак кабул ителә безнең татар халкында. Шул уңайдан районда да, район авылларында да бик күп иҗади чаралар үтә. Шундый матур чараның берсе Азнакай районы Сарлы авылында да булып үтте. Талантлы якташ шагыйрәбез Гөлчәчәк Әнәс кызы Садретдинова (Хаҗиева) ның бишенче “Ак хыяллар кочагында “ дип аталучы өр-яңа шигырьләр китабын тәкъдир итү кичәсе бер тында, матур гына үтеп китте.
Кичә Сарлы авыл мәдәният йортында оештырылды. Көне дә, әйтерсең сайлап алынган кебек, нәкъ тә менә яраткан шагыйрәбезнең күңел халәтенә тәңгәл якты, кояшлы иде. Тантаналы иҗат бәйрәмен Сарлы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Хасаншина Асия Вагиз кызы белән авыл китапханәчесе Гөлгенә Тәлгат кызы бик җылы итеп алып бардылар. Кичә җыр-бию ,шигырьләр белән үрелеп барды. Шагыйрәбезне котларга Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гилязов Дамир Рашат улы, элекке ПАТП, бүгенге ТОС җәмгыяте җитәкчесе Кротов Владимир Алексеевич, “Гөлстан” әдәби берләшмәсе әгъзалары, үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,тарихчы Марсель Мөхәммәтша улы Гарипов , Сарлы авыл Советы җирлеге башлыгы Шарипов Марат Рәис улы, шагыйрәнең әнисе , туганнары, гаиләсе, авылдашлары, дуслары , мәктәп укучылары да килгән иде.
Укучылар шагыйрәбезнең шигырьләрен бик матур итеп яттан сөйләделәр. Гөлчәчәк Әнәс кызының күп кенә шигырьләре көйгә салынган. Иҗатташ дуслары “ Азнакай гүзәлләре” триосы аның сүзләренә язылган матур җырлар башкардылар. Шулай ук, Сарлы урта мәктәбе директоры Марат Мозаффаровның да чыгышын җылы кабул иттеләр. Тальян гармун моңнары белән бөтен залны таң калдырган Марат абый Замалетдинов чыгышы нур өстенә нур булды.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды оештырган бәйгедә “Иң яхшы татар җыры” номинациясендә “Син минем өчен” җырының сүзләр авторы буларак Гөлчәчәк Садретдинова 3 нче дәрәҗә лауреат дипломына лаек була.
Кичәдә шагыйрәгә бик күп изге теләкләр юлланды. Мондый иҗади очрашулар һәммәбезгә дә тансык. Үзебезнең яктан чыккан талантларның иҗаты белән танышу дәвамлы булсын. Алда тагын шундый бик күп күңелле очрашулар көтсен иде безне!
(Сарлы авыл китапханәчесе Хикматуллина Гөлгенә .)