Туган як, туган җир, туган авыл! Әлеге өч сихри сүзне берләштергән илаһи бер халәт һәр адәм баласының күңел түрендә яшидер. Авылыбызның үткәнен, бүгенгесен барлау, киләчәк буыннарга күркәм мирас калдыру нисбәтеннән Бүләк (элеккеге Сасы Күл) турында китап чыгару өчен бар тырышлыгыбызны куйдык.
Һәм менә 6 ноябрь көнне Бүләк авылы мәдәният йортында “Ыкның гүзәл Бүләге” исемле китапны тәкъдир итү кичәсе узды. Бу чарага тамырлары белән авылыбызга тоташкан бик мөхтәрәм шәхесләр кайтты. Башкортостан Республикасы Фәннәр академиясенең экс-президенты, Уфа дәүләт нефть техник университетының элекке ректоры Айрат Шаммазов, Әлмәт җир һәм милек дәүләт комитетында озак еллар җитәкче урында эшләгән Миңнефаил Хәбибуллин, Азнакай 8 нче урта мәктәбенең директоры булган Мисбах Садретдинов, Тымытык авылында гомер кичерүче ветераннар Советы рәисе Радик Солтанов үзләренең якты балачак хатирәләре белән уртаклаштылар. Билгеле сәбәпләр белән кичәгә кайта алмаган авылдашларыбыз – республика клиник сырхауханәсенең фониатрия үзәге мөдире, медицина фәннәре кандидаты Әнфәс Рәүпов, шагыйрь Ләис Зөлкарнәй үз сәламнәрен ирештерделәр.
Безнең авыл талантлы шәхесләргә бик бай. Горурланып искә алырлык Советлар Союзы Герое Фәйзулла Әгълетдинов, мәрхүм шагыйрьләребез Фәиз Зөлкарнәй, Габбәс Әхмәтҗанов, Фәһим Шәймәрдановлар да биредә туган.
Җырлы-моңлы әдәби кичә бик матур үтте. Бүләк халкы район һәм авыл җитәкчеләренә, китапны төзегән язучылар Марсель Гарипов, Илдус Гыйләҗев, Ниһат Мозаффаровка, материал туплауда ярдәм иткән Роза, Ханә, Гөлмәдинә апаларга, кичәне үткәрүчеләргә зур рәхмәтле калды.
Китапны сатудан кергән акчаны Мөслимовлар авылыбызның зиратын төзекләндерүгә тотарга тәкъдим иттеләр. Авылдашлар бертавыштан әлеге изге гамәлне хупладылар.
Гөлчәчәк Хаҗиева.