Әгерҗе авыл җирлегенә караган Мәнәвез авылында өмә.

Агымдагы елның 14 сентябрендә "Яшел Россия" исеме астында табигатне саклау акциясе һәм "Эшләрбез!" исеме астында бөтендөнья чисталык көне кысаларында Әгерҗе авыл җирлегенә караган Мәнәвез авылында өмә оештырылды. Өмәдә бюджет учреждениесы хезмәткәрләре, авыл халкы, Азнакай шәһәре 9 нчы мәктәп укучылары һәм укытучылары катнашты. Барлыгы 37 кеше. Өмәдә катнашучыларга зур рәхмәт. Тирә ягыбызны һәрвакыт чиста тотыйк!


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International