Мәнәвез авылында чишмә ачу бәйрәме.

Агымдагы елның 14 сентябрендә Әгерҗе авыл җирлегенә караган Мәнәвез авылында чишмә  һәм узарасалым акчасына салынган, Җәлил урамы белән Советская урамын тоташтыруча җәяүлеләр тротуарын ачу тантанасы үткәрелде. Бу чарада Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Зуфарович, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Халяфутдинович, авыл җирлеге депутатлары, авыл халкы катнашты. Чишмәне төзекләндерүдә зур ярдәм кулы сузган Фаезовлар һәм Сафиннар гаиләләренә Әгерҗе авылы башкарма комитетының Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм  тәмле чишмә суыннын кайнатылган чәй табыны янында тәмамланды.

 


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International