Мәнәвез авылында гомер итүче тыл ветераны Хәкимова Тәнзилә Галимҗан кызы 15 октябрь көнне үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте.

90 яшен тутыручы өлкәннәрне искә алып, юбилейларын билгеләп үтү районда күптән матур бер традициягә әйләнде. Авыл җирлеге җитәкчеләре, район администрациясе вәкилләре катнашында тулы бер делегация ветеранның өенә барып, бүләкләрен тапшыра, изге теләкләрен тели бу көнне. Шул вакытта өлкәннәр йөзендәге шатлык - сөенечне күрсәгез: мөлдерәгән күзләрендә яшь бөртекләре булыр , иреннәре дога аша рәхмәт сүзләрен кабатлар. Яшен яшәгән, ашын ашаган өлкәннәрнең күңелләрен күрү өчен бик күп кирәкми шул.

Тәнзилә Галимҗан кызын олуг юбилее белән Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шайдуллин тәбрикләде, истәлекле бүләк тапшырды. Әгерҗе авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хасанов та, Ветераннар Советы рәисе Альбина Сафиуллина да юбилярны тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерде.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International