Тәрбияче көне белән!

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

Бүген илебездә Тәрбияче көне билгеләп үтелә.
Кешенең зур тормышка юлы балалар бакчасыннан башлана. Ул монда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, төрле яклап үсә. Сезнең һөнәр гаять мөһим һәм җаваплы. Һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белү зур тырышлык һәм түземлелек таләп итә. Яшь буында мәрхәмәтлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләвегез, аларның иҗади сәләтләрен күрә һәм үстерә белүегез өчен зур рәхмәт сезгә!

Хөрмәтле тәрбиячеләр! Киләчәктә дә зур уңышлар, мәңге сүнмәс иҗат, балалар мәхәббәте юлдаш булсын! Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, шатлык, сәламәтлек, иминлек телим!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International