Район тарихы

Азнакай  муниципаль  районы Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Ул көнчыгышта Башкортстан, көньяк-көнчыгышта Ютазы,   төньяктан Сарман һәм Мөслим, көньяктан һәм  көньяк-көнбатыштан Әлмәт, Бөгелмә районннары белән чиктәш.

Азнакай районының мәйданы 2168,65 кв. км; зурлыгы буенча Әлмәт, Лаеш, Мамадыш, Норлат  районнарыннан  кала 5 нче урында.   

Халык саны 2010 елгы перепись  буенча 63 544  кеше. Татарлар  - 85,2%;  русслар - 11,7%;  чувашлар 0,6%;  башкортлар  0,5%; мордвалар 0,4%; украиннар 0,4% тәшкил итә. 

Тарихи чыганаклар буенча Азнакай авылы ХVIII г. беренче яртысында барлыкка килгән. Район буларак   1931 елның  20 октябрь аенда оеша.

1987 елның 20 мартында  РСФСР ның Югары Советы указы нигезендә Азнакай поселогы шәһәр статусын ала.

Мәгърүр Чатыр тау,  “кара алтын”,  уңган икмәк, көмеш чишмәләр белән дан тоткан бу җирләр үзенә тартып тора. Чатыр тауның диңгез өслегеннән биеклге 321,7 метр.  Ул Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгының бер өлеше һәм республикада иң югары биеклек булып тора.

Азнакай муниципаль районы – Татарстанның иң эре нефть табу һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү үзәкләренең берсе.

Район 50 нче елларда,  Ромашкино кара алтын ятмаларын ачу белән бергә  чәчәк атуга импульс ала.  Республиканың һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенең ярдәме һәм  игътибары нәтиҗәсендә безнең Азнакай алга киткән инфраструктуралы  заманча районга  әйләнде. Километрларга сузылган  газүткәргечләр, асфальт  юллар салынды, яңа йортлар һәм мәктәпләр төзелде.

Районда нефть (НГДУ "Азнакаевскнефть", Азнакаеское УБР – филиал ООО «Бурение», ООО «Татнефть-АзнакаевскРемСервис», АНПС, ЗАО «Геология»,ЗАО «ННК-ГЕОФИЗИКА», ОАО «Азнакаевский горизонт», ООО «ГЕОТЕХ»),  азык-төлек( «Азнакай сөт- май заводы», ООО "Азнакай икмэге", ООО "Азнакаевский пищекомбинат"),  машина төзү, метал эшкәртү (ОАО "Азнакаевский завод "Нефтемаш", ЗАО «Перекрыватель»,ООО»Техкомплект»), төзүчелек (СМУ, ПИМК), кием тегү  (ОАО "Азнакай киемнэре")  сәнәгате предприятияләре үсеш алган.

Азнакай җирлегеннән зур хөрмәткә лаек булган игенчеләр һәм нефтьчеләр, укытучы һәм табиблар, инженерлар һәм  төзүчеләр үсеп чыкты. Танылган язучыларыбыз Габдулла Тукай премиясе лауреатлары  Мәхмүт Хәсәнов, Марсель Галиев,  Россия  һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә  Ихсанова,  Әзһәр Шакиров,  күренекле  җырчыбыз Миргаяз Шәрәфиев, Зәйнәп  Фәрхетдинова, Равиль Галиев, Светлана Сабирова, Данир Сабиров, Россия герое Ильяс Дауди һәм тагын бик күп шәһесләребез районыбызның данын еракларга танытты. 

Азнакайдан  Бөек Ватан сугышына16 241 кеше китә. Шуларның  8 192 се сугышта һәлак  була. Азнакай үзенең 4 Советлар Союзы, 1 Россия Герое, 8 Социалистик Хезмәт Геройлары белән хаклы рәвештә горурлана.

 

Шәһәребез көннән-көн үсә. Районда яңа йортлар, юллар,  спорт сарайлары,  клублар, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелде;   ял итү парклары, фонтаннар, заманча кинотеатр, музей, сәүдә комплекслары һәм башка бик күп яңа объектлар ачылды.

Торак-коммуналь хуҗалыгы камилләшә бару, сәнәгать өлкәсендәге төп тармаклардагы тотрыклы эшчәнлек районыбыз үсешенең ныклы нигезен тәшкил итә.

Азнакай районы элек-электән авыл хуҗалыгы өлкәсендә тирә-якта дан тоткан. Соңгы елларда авыл хуҗалыгының һәр өлкәсендә дә мактанып әйтерлек югары уңышларыбыз бар.  Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә Азнакай ягына икмәк даны  кайтты!  Район кырларында республиканың иң зур күләмдәге икмәге  җитештерелә. Бүген без элеватор төзү өстендә зур эш алып барабыз.

Районда елдан-ел балалар күбрәк туа. Азнакай шәһәренең яңа микрорайонында зур бассейнлы, иркен спортзаллы заманча балалар бакчасын һәм мәктәбен, Чатыр тау арена спорт сараен  ачтык. Азнакай районында  23 мәктәп, 52 балалар бакчасы эшли.

          Азнакай – җыр, моң, талантларга бай як. “Бәхет”, “Фантазия”, “Җанашым”  һәм башка бик күп иҗат коллективлары   халыкара конкурсларда җиңүләр яулый.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә  районыбыз әйдәп баручы. Азнакай шәһәренең “Нефтемаш” заводы халык өчен бик тә уңайлы, модульле фельдшер-акушерлык пунктларын, күчмә стоматологик кабинетларын җитештерә. Хәзер ФАПлар республикабызның һәр районында, Россиядә һәм һәтта чит илләрдә дә зур кулланыш тапты.

Азнакайлылар  илебездә   беренчеләрдән булып  югалган авылларның тарихын өйрәнү   эшен башлап җибәрделәр. Шушы ел азагында  язучыларыбыз ярдәме белән югалган авыллар хакында китап бастырачакбыз.

 Азнакай бүгенге көндә чит төбәкләр белән дә элемтәләрне ныгыта. Без икътисади мөмкинлекләребезне үстерү өлкәсендә  Белоруссиянең тугандаш Ивье шәһәре, Кырым республикасының Бахчасарай шәһәре белән эшлекле очрашулар уздырдык .  

Районда спортка, яшьләр белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә: йөзү бассейннары,  «Дельфин», «Юбилейный», Боз сарае «Алтын алка», чаңгы шуу базасы, Чатыр тау арена, 11 хоккей клубы, «Бусидо»,  2 ат мәктәбе (Актүбә, Кәкре-Елга) эшли.  Азнакайда республика һәм Россия күләмендәге бәйгеләр: автомобиль, картинг, көрәш ярышлары үткәрелә. Райондашыбыз Европа Чемпионы Светлана Крашенинникова стендка ату буенча Казандагы, Кореядагы Универсиадаларда  җиңүләр яулады. Дөнья чемпионнарыбыз  - гер күтәрү буенча спорт остасы Җәмил Шакиров, җиңел атлетика буенча спорт остасы Маннаф Хуззятов һәм башка бик  күпләр районыбыз данын еракларга танытты. 12 -13 декабрьдә районыбызда балалар  арасында Россиянең бокс турниры узачак. Спорт чарасына танылган дөнья чемпионы, дәүләт Думасы депутаты  Николай Валуев  кунак булып көтелә.

 Төбәгебезнең горурлыгы булган Чатыр-тауда төрки халыкларының фольклор фестивален үткәрү Азнакайны милләтләр арасында тагын да  танытты. Бу матур  башлангыч киләчәктә дә дәвам итеп, милли йолаларыбызның берсенә әверелер дип ышанабыз.  

Районда ял итәр өчен барлык мөмкинлекләр бар: ел дәвамында “Азнакай”, “Березка” санаторияләре, балалар өчен «Березка», «Орленок», «Солнышко» җәйге лагерьлары эшли.

 

Соңгы яңарту: 26 май 2016, 16:18
Copyright © 2003-2017
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования