Бүген без яшәешебезне электр энергиясеннән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Бер генә минутка ут сүнсә дә, дөнья туктап калган кебек була. Бүген авылларыбыз, шәһәрләребез электр нурына күмелеп утыра, өйләребез якты, җылы икән, моның белән без энергетикларга рәхмәтлебез.
Районыбызның хөрмәтле энергетиклары, кадерле ветераннар! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, гаиләгездә иминлек, ныклы сәламәтлек, бәхет телим! Сез кабызган утлар беркайчан да сүнмәсен!
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы