1 май көнне 13.00 сәгатьтә Мәсгут авылы мәдәният йортында үзешчәннәр катнашында зур концерт оештырыла. Чарадан кергән акча авыл мәчетен төзекләндерүгә юнәлдереләчәк. Шөкер, безнең халык һәрвакыт ярдәмгә килә торганнардан. Тамчыдан күл җыела, диләр. Авылдашларыбыз, якташларыбыз бу юлы да читтә калмас дип ышанабыз. Изге эшкә булышлык итүчеләрне Аллаһ ярдәменнән ташламасын!