Сезне искиткеч матур бәйрәм – Халы- кара балаларны яклау көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Бу көн барыбыз өчен дә үзенчәлекле, чөнки балалар – безнең киләчәгебез, алар безгә бәхет өләшүче, шатлык-куа- нычлар бүләк итүче. Тик бәйрәм белән беррәттән бу көннең әһәмиятен дә оны- тырга ярамый. Ул безгә, өлкәннәргә, балаларның бәхете һәм киләчәге өчен җаваплы булуыбызны искәртә. Һәр бала мәхәббәткә, ата-ана хәстәренә һәм үзен аңлауларына мохтаҗ. Нәкъ шуңа күрә без балалар өчен җаваплылык тоярга һәм аларның тулы, гармонияле үсешенә һәм тәрбиясенә бар көчебезне салырга тиешбез.
Бәйрәм уңаеннан бигрәк тә балалар- оныклар тәрбияләүгә җанын һәм көчен салган, аларга изгелек өләшкән барлык кешеләргә рәхмәтемне белдерәм.
Чын күңелдән һәммәгезгә дә тыныч- лык, изгелек, иминлек, бәхет һәм шат- лык телим! Алдагы җәйге каникуллар балаларга яхшы ял, кызыклы очрашулар бүләк итсен, теләкләре тормышка аш- сын.
Марсель ШӘЙДУЛЛИН, Азнакай муниципаль районы башлыгы