Табиблар сафы тулылана

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Районыбызның сәламәтлек саклау өлкәсенә белгечләр, бигрәк тә тар белгечлек ияләре җитмәве соңгы елларда үзен бик сиздергән иде. Инде шөкер, боз кузгалды кебек, узган ел 6 табиб элек булганнарның сафын тулыландырса, быелның август башында үзәк сырхауханә янә 4 яшь белгечне кабул итте.

Башкортстаннан гаиләсе белән күчеп килгән Владимир Минлигалин инде берникадәр тәҗрибә туплап өлгергән. Бездә ул клиник лаборатория диагностикасы табибы булып эшлиячәк. Вазифасына керешкән дә инде. Рамил Исхаков районның максатчан программасы нигезендә укып, Казан дәүләт медицина университетын тәмамлаган, көндезге стационарга невролог итеп билгеләнгән. Риана Шәрәфиева да укырга кергәндә үк Азнакайга кайтып райондашларына хезмәт күрсәтү максаты куйган – ул 50/50 программасыннан файдаланган һәм бер дә үкенми. Поликлиникада участок терапевтлары сафына кушылган.
Теш табибы Гүзәл Галимованы да стоматология бүлегендә бик сөенеп кабул иткәннәр.

Тулысынча "Маяк" газетасында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International