Азнакай укучылары архив белән танышалар

2018 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе

Азнакай укучылары архив белән танышалар

Татарстан Архив хезмәтенә 100 ел тулу уңаеннан Азнакай архив бүлегендә укучылар өчен класс сәгатьләре дәвам итә. Анда чираттагы очрашу гимназиянең яшь туган якны өйрәнүчеләре белән узды.

Быел Азнакай архив бүлеге оешуга да 85 ел тула. Бүлек белгече Альбина Зарипова Тимәш авыл Советның 1926 елга караган документлары белән таныштырды. Укучылар шулай ук архивның үткәне һәм бүгенгесе турында тыңладылар, биредә теркәлгән мөһим документларны кызыксынып карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International