КОТЫРУ- КУРКЫНЫЧ АВЫРУ.

2018 елның 12 октябре, җомга

КОТЫРУ-  КУРКЫНЫЧ  АВЫРУ.

Котыру (бешенство) – төп нерв системасын зарарлый торган авыру. Аны вируслар китереп чыгара. Вирус авыру хайваннарның нерв системасына урнаша hәм тышкы тирәлеккә селәгәй белән бүленеп чыга.

Ул табигатьтә башлыча кыргый хайваннарда - буре hәм төлке организмында саклана. Бу чир белән зарарлану авыручы хайван тешләгәндә ярага селәгәй белән вирус эләгу нәтиҗәсендә барлыкка килә. Авыру шулай ук тәндәгe, xәттә кузгә кypeнмәгән җәрәхәткә авыру хайваннарньң селәгәе тигән вакытта да йогарга мөмкин. Бигрәк тә кеше өчен бит һәм кул бармакларынын җәрәхәтләнүе куркыныч. Буре һәм төлкеләр аша йорт хайваннары, этләр, мәчеләр дә котыру чирен йоктыра.

Кешедә яшерен чор, ягъни инкубация вакыты 10 көннән 2 айга кадәр дәвам итә, ләкин кайбер очракларда 1 елга кадәр сузылуы да бар. Әгәр дә тешләү гәүдәнен баш өлешенә якын булса, авыруның инкубация чоры  бик кыска булырга мөмкин. Авыруның беренче билгеләре тешләнгән яра  урынында башлана,яра кычыта, авырта. Авыру бер сәбәпсез тавыштан,   ут яктысыннан курка. Кешенең температурасы күтәрелә. 1-3 көн үткәннән соң гидрофобия, ягъни судан курку  стадиясе башлана. Су йотканда, су аккан тавышка, артык яктылыктан тамак тирәсендәге мускулларны көзән җыера. Бераздан бу күренешләр көчәя һәм кешенең тын юлы мускуллары, үзәк нерв системасы  параличлана һәм кеше  үлемгә дучар була.

         Бу чир хайваннарда  түбәндәгечә сүрәтләнә:  авырый башлаган хайваннар тынгысызлана, хуҗасы чакыруына теләр-теләмәс кенә килә, ә кайчакта киресенчә, артык иркәләнә, уйный. Бигрәк тә этләрнең аппетиты бозыла, ашарга яраксыз әйберләрне дә йота башлыйлар.  Берничә көннән авыру хайваннар хуҗасына ташланырга, башка терлекләргә зыян салырга мөмкин. Гомүмән, аларда курку билгесе калмый, тешләргә омтылу теләге көчәя.

         Кисәтү чаралары бик гади,  йорт хайваннарын һәм этләрне тоту кагыйдәләрен дөрес үтәгәндә, тешләгән хайваннарга һәм алардан зыян күргән кешеләргә вакытында вакцинация  ясаганда  бу авырудан котылып калырга мәмкин. Әмма шуны онытмаска кирәк, бары тик шушы чаралар гына кеше  гомерен саклап кала ала.

Авыл hәм поселок Советлары башкарма комитетлары оештыра торган иясез эт hәм мәчеләрне юк итү, хуҗалы этләрне учетка алу,  аларга котыруга каршы прививкалар ясау, шулай ук хайваннарның hәрвакыт бәйдә булуын таләп итү кебек эшләр уңай нәтитҗә бирә.

Безнең халыкка үтенечебез шул: үз хуҗалыкларыгызга кыргый хайваннар керсә,йорт хайваннарына зыян салса, бу хакта ветиринария хезмәткәрләренә хәбәр итүегез сорала. Йорт хайваннары, кыргый этләр,песиләр тешләү очраклары булса, район шифаханәсенә тиз арада мөрәҗәгать итегез. Вакытында алынган прививка гына  котыру авыруын булдырмый калырга ярдәм итә.

         Кеше сәламәтлеге - илебез байлыгы.   Барыбыз да шул байлыкны арттырып, туган җиребездә  сәламәт яшик!

 

Азнакай районының Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең бүлеге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International