Азнакай шәһәр прокуратурасы 26 яшьлек азнакайлыга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул чит милекне үзенеке итүдә гаепләнә.
Суд билгеләгәнчә, шәһәр кибетләренең берсендә эшләгән яшь егет кассадан 170 мең сум күләмендә акчаны үзләштерә. Моннан тыш ул 7 мең сумлык товарны да үзенеке итә. Хөкем ителүче гаебен тулысынча таный. Суд карары нигезендә ул бер елга төзәтү эшләренә җәлеп ителде. Моннан тыш, хезмәт хакының 10 проценты дәүләт хисабына тотылып барачак. Карар әлегә үз көченә кермәгән.