Азнакайда «Родина " хәрби – патриотик лагере

2019 елның 23 апреле, сишәмбе

Азнакай районы ДОСААФ оешмасы балаларга патриотик тәрбия бирү буенча үз эшчәнлеген киңәйтте һәм «Родина»хәрби – патриотик палаткалы лагерьны ачу программасында беренче тапкыр катнашты.

     Лагерь 14-17 яшьлек 100 балага исәпләнгән. Балаларны Азнакай районыннан гына түгел, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм башка районнар белән дә җәлеп итү планлаштырыла.

     Лагерь территориясендә ял итү зонасы, футбол кыры, волейбол мәйданчыгы, Азнакай шәһәре ДОСААФ автодромы, пейнтбол, лазертаг командалы тактик уен мәйданчыгы , бау тренингы, параплан, Азнакай шәһәре аэродромы территориясендә урнашкан RZ4PXO радиостанциясе базасы оештырылачак.

    "Родина» хәрби-патриотик лагере-армия сафларына якын торган тормыш шартлары: палаткаларда яшәү , Калашников автоматын суту һәм җыю,  учак янында патриотик җырлар жырлау.

    Азнакай шәһәре ДОСААФ оешмасы балалар өчен күңелле һәм онытылмаслык ял булыр дип ышанып кала. 2019 елның 22 июлендә 1 сезон ачылышы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International