“Тукта! Коррупция!”

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Районыбыз мәктәпләрендә коррупциягә каршы эшчәнлек кысаларында максатчан атналык үтте, шул исәптән шәһәр гимназиясе базасында да өлкән сыйныф укучылары арасында "Тукта! Коррупция!" дигән исем астында коррупциягә каршы плакатларны тәкъдир итү узды. "Яшьләр коррупциягә каршы" брейн-рингның төп этапларыннан берсе командалар арасында барган бәйге иде. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, викторинада катнаштылар. Конкурста катнашучылар...

Районыбыз мәктәпләрендә коррупциягә каршы эшчәнлек кысаларында максатчан атналык үтте, шул исәптән шәһәр гимназиясе базасында да өлкән сыйныф укучылары арасында "Тукта! Коррупция!" дигән исем астында коррупциягә каршы плакатларны тәкъдир итү узды.

"Яшьләр коррупциягә каршы" брейн-рингның төп этапларыннан берсе командалар арасында барган бәйге иде. Укучылар сорауларга җавап бирделәр, викторинада катнаштылар. Конкурста катнашучылар плакатларын яклады, шигарәләр уйлап тапты. Синквейлар өчен иң югары бәяне 3, 4, 5 нче мәктәп командалары алды. Әйтик, 5 нче мәктәп укучылары синквейның шундый вариантын тәкъдим итте:

"Коррупция! Зарарлы һәм җимергеч!

 

Реклама

Ул тормышны ямьсезли!

Илебезне какшата!"

Моннан тыш, бәйгедә катнашучыларның коррупция турында законнарны ни дәрәҗәдә белүен дә сынап карадылар. 3 нче мәктәп командасы бу конкурска истәлек-буклетлар әзерләгән, анда коррупциянең килеп чыгу тарихы, аның төрләре һәм сәбәпләре, законда каралган җавапка тарту чаралары бәян ителгән.

Шәһәр күләмендәге "Тукта! Коррупция!" бәйгесендә 4 нче (беренче урын), 3 нче (икенче урын), 5 нче (өченче урын) мәктәпләр командалары җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International