Халыкара балаларны яклау көненә багышланган гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне

2019 елның 22 мае, чәршәмбе

31 май көнне, 10.00 - 13.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм республика министрлыклары һәм ведомстволары белән берлектә,Татарстан халыкларының дуслык йорты базасында (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 нче йорт) Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көнен уздыру планлаштырылган.

Әлеге чараның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарга хокукый һәм юридик ярдәм күрсәтү. Чарада бала хокукларын тәэмин итү өлкәсендә аерым вәкаләтләрне гамәлгә ашыручы тармак министрлыклары һәм ведомство вәкилләре, хокук саклау органнары, прокуратура, "Татарстан Республикасының адвокат палатасы" коммерциягә бәйле булмаган берләшмә вәкилләре катнашыр дип көтелә.

Кабул ителүгә язылу таләп ителми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International