2020 елның 1-31 октябрендә Бөтенроссия халык санын алу узачак.

21 ноябрь 2019 ел., пәнҗешәмбе

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу җәмгыятьнең барлык заманча ихтыяҗларына җавап бирергә тиешле проект буларак планлаштырыла, дип ассызыклады Росстат башлыгы Малков. "Халык санын алуны өч ысулның берсе ярдэмендэ утеп булачак: «Госуслуги» порталында мөстәкыйль рәвештә, исәпкә алучы яисә стационар исәпкә алу пунктларында», - дип аңлатты Малков. Беренче тапкыр илнең бөтен территориясендә исәпкә алучылар торак биналарны электрон планшетлар һәм карталар белән тикшереп чыгачаклар. "Җанисәпнең барлык мәгълүматлары цифрлы рәвештә җыелачак, ә аның барышы безнең ситуацион үзәктә контрольдә тотылачак», - дип белдерде Малков.

2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу «Бөтенроссия халык санын алу турында» гы Федераль законны үтәү кысаларында узачак. Алдагы Бөтенроссия халык санын алу 2010 елда узды. Узган елларда илдә 40 миллионга якын демографик вакыйга (туу, үлем, өйләнешү һәм аерылышу, яңа яшәү урынына күчү) булган. 2020 елгы халык санын алу үзгәрешләр масштабын бәяләргә ярдәм итәчәк һәм Россия җәмгыяте структурасы турында белемнең кыйммәтле чыганагы булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования