24 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлеге ярдәме белән Азнакай шәһәре яшьләр үзәге хезмәткәрләре “Каенкай” сәламәтләндерү үзәкләрендә ял итүче балалар өчен янгын куркынычсызлыгына багышланган бәйрәм үткәрделәр. Әлеге бәйрәм программасына янгынга каршы торучан кагыйдәләренә буйсынган төрле уен-көлкеле конкурслар уйнатылды.