Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 1 гыйнвары, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ хәбәр итә:

Консультация - метеорологик күренешенең 2024 елның  1 гыйнварында  21 сәгатьтән  2 гыйнварында     18 сәгатькә кадәр интенсивлыгы турында  кисәтү

2024 елның  2 гыйнварында   төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә   һава температурасын -25 ..-30˚га кадәр, аерым районнарда 1-2 км кадәр  күрү мөмкинлеге булган буран  көтелә.

Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе хәбәр итә:

Туңмас, өшемәс өчен урамга чыкмаска, урамда озак йөрмәскә, балаларны, йорт хайваннарын урамда озак йортмәскә һәм  ерак сәфәрләрдән тыелырга.

Өшү куркынычының төп факторлары: тыгыз һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары белән проблемалар, исерткеч эчемлекләр эчү, шулай ук хәлсезлек һәм талчыгу. Өшемәс өчен катлы-катлы итеп киенергә кирәк, чөнки һава катлавы җылылыкны тотып тора, җылы  йон оекбашлар кияргә ирәк - алар дымны сеңдерә, аякларын коры килеш тота, җылы бияләрсез, баш киеме һәм шарфтан башка салкынга чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләнергә кирәк.

Көчле салкында урамда йөрергә һәм сәфәргә чыгудан тыелу яхшырак.  Автомобиль механизмнарында юл-транспорт һәлакәтләре һәм кинәт җитешсезлекләр куркынычы кискен арта. Ерак араларга йөрүче машина йөртүчеләргә дә үз иминлеген истә тотарга кирәк - сезон буенча киенергә, җылы киемнәр һәм аяк киемнәре турында онытмаска, кайнар чәй тупларга, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдырырга кирәк.

Автомобильдә начар күрү шартларында артык хәрәкәт итүдән, машиналарны узып китүдән сакланырга кирәк.

Кинәт  тормозга басудан сакланырга  кирәк: кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга, шул рәвешле, сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтүче сигнал биреп хәрәкәт итәргә кирәк.

Мөмкин булса, сәяхәткә чыкмагыз, табигатьтә озак йөрүдән баш тартыгыз.

Өшегән вакытта беренче ярдәм:

Өшесәгез - җылынырга тырышыгыз, җылы бинада бер-ике сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр нык өшесәгез - кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Әгәр нык өшегәндә медицина ярдәме алу мөмкинлеге булмаса нишләргә?

-Зыян күрүченең өстен алыштырыгыз. Юеш киемнәрегезне салдырыгыз һәм аны җылы җәймәләргә һәм одеялга төрегез. Зыян күргән гәүдә өлешләренә кагылмагыз!

- Җылы суда җылытыгыз. - Су температурасы 40-42 0С. Термометрлар булмаса, терсәгегезне суга батырыгыз. Кайнар булмаса - температура туры килә. Өшегән участокны суга төшерегез һәм тире алсу төскә кереп, сизгерлеге кайтканчы тотыгыз. Зыян килгән тән участогы  савыт  стеналарына тиеп торырга тиеш түгел. Йөзегез яки колакларыгыз өшегән булса,  йомшак сөлге белән җылы компресслар ясагыз (суда чылатып алырга һәм сөртергә).

- Корытыгыз һәм  төрегез. Тире кызарып чыгу белән, киптерегез һәм зарарланган участокны чиста материя белән каплагыз. Әгәр дә бу аяк яки кул булса, һәр бармакны төрергә яки, зыян килгән тән участогын  киптерергә һәм инфекция  зарарланган тире аша үтеп керергә ирек бирмәс өчен, бармаклар арасына мамык  куярга кирәк.

- Сыеклык эчегез. Алкогольдән тыш, теләсә нинди җылы эчемлекләр. Бу тәннең нормаль температурасын  һәм кан циркуляциясен яхшыртырга ярдәм итәчәк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исегездә тотыгыз һәм үтәгез:

Спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, беркайчан да яткан урында тартмагыз!

· балаларны күзәтүсез калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;

Төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз, электр челтәренә артык авырлык китермәгез, электр җылыткычларын кулланганда саклык белән эш итегез;

Электр  һәм газ приборларын күзәтүсез калдырмагыз.

Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - ут белән эш итүдә кешеләрнең ваемсызлыгы һәм гамьсезлеге. Исерек хәлдә кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый, өстәвенә башка кешенең тормышы өчен бернинди җаваплылык  ала алмый.

Көчле буран вакытында нишләргә?

Бары тик бик кирәк очракларда гына биналардан чыгыгыз. Ялгыз йөрү тыела. Гайлә әгъзаларына яки күршеләргә Сез кая барырга җыенуыгыз һәм кайчан кайтуыгыз турында хәбәр итәргә кирәк. Автомобильдә бары тик зур юллар һәм шоссе буйлап гына хәрәкәт итәргә мөмкин. Машинадан чыккач аның яныннан күз күреме чикләреннән китмәгез. Юлда туктап,  сигналга өзек-өзек итеп басыгыз, капотны күтәрегез яки антеннага якты тукыма элегез, ярдәмне автомобиль эчендә көтегез. Шул ук вакытта сөрем исе белән агуланмас, вентиляцияне тәэмин итү өчен, тәрәзәне азрак ачып моторны эшләтеп калдыру да  мөмкин.  Әгәр дә сез, җәяү, торак пукттан читкә китеп  адашсагыз, ориентация югалтсагыз, беренче туры килгән йортка керегез, урыныгызны ачыклагыз һәм, мөмкин булганча, буран беткәнне көтегез. Көчегез бетсә, яшеренер урын табыгыз һәм  шунда калыгыз. Үзегезгә таныш булмаган кешеләр белән элемтәгә керүдән сак булыгыз, чөнки стихияле бәла-казалар вакытында автомобильләрдән, фатирлардан һәм хезмәт бүлмәләреннән урлашу очраклары кискен арта.

Көчле бураннан соң ничек хәрәкәт итәргә?

Әгәр  сез  бинада кар көртләре барлыкка килү сәбәпле бикләнеп калсагыз, сак кына, паникага бирелмичә,  үзлектән кар көртләре астыннан чыгу  мөмкинлеге юкмы икәнен ачыклагыз (булган инструментларны һәм кул астындагы чараларны кулланып). ГО һәм ЧС эшләре идарәсенә яки торак пункт администрациясенә кар көртләренең нинди булуы  һәм аларның мөстәкыйль тикшерү мөмкинлекләре турында хәбәр итегез. Кар көртләрен мөстәкыйль рәвештә бетереп булсмаса, коткару бүлекчәләре белән элемтә урнаштырырга тырышыгыз. Радиотрансляцион приемникны (телевизор) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез. Җылылык саклау һәм азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез.

Машина йөртүчеләргә

Машина йөртүчеләргә, бигрәк тә ерак араларга барырга планлаштыручыларга, үз автомобиленең техник торышына аеруча игътибар итәргә кирәк. Сәфәргә чыгу вакытына карап, якындагы тәүлекләрдә һава торышы фаразы белән танышыгыз. Елның салкын вакытында, юлга чыгу алдыннан, автомобильнең җылылык изоляциясе турында алдан ук кайгыртыгыз. Сәфәр алдыннан двигатель һәм аккумулятор ничек эшләвен тикшерегез, ягулык белән запасланыгыз, яхшы антифриз салыгыз. Таныш булмаган автозправкаларда ягулык салмау хәерлерәк, чөнки аларда сыйфатсыз ягулык булырга мөмкин. Җылы әйберләрне һәм ризыкларны  алдан ук әзерләп куярга кирәк, кәрәзле телефон өчен зарядка җайланмасын онытмагыз.

Насос, буксирлау өчен трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез.

Чыгар алдыннан насос, буксирлау өчен трос, баллон ачкычы һәм домкрат булуын тикшерегез. "Тәмәке кабызу" җайланмасы өчен проводлар комплекты да алырга киңәш ителә. Әгәр финанс ягынан мөмкинлегегез булса, компакт литий батареясы нигезендә пуск-заряд җайланмасы алырга була.

Авария комплекты

Авария комплектында кәрәзле телефонга һәм запас аккумуляторга зарядка җайланмасы, җылы кием-салым һәм одеял, алгы пыяладан кар һәм бозны алып ташлау щеткасы, кирәк була калса тәгәрмәчләрне кардан арындыру өчен кечкенә көрәк; кул фонаре һәм батарея комплекты, аптечка, азык-төлек һәм эчемлек, балта һәм җыелма пычкы, «коры ягулык» упаковкасы, зажигалка, мини-мич һәм котелок булырга тиеш.

Бару  маршрутын һәм якынча килеп җитү вкытыгызны хәбәр итегез.

Сәфәр алдыннан гаилә әгъзаларына, күршеләргә, дусларга төгәл маршрутны һәм кире кайтуның якынча вакытын хәбәр итәргә кирәк. Әгәр юлда бәла-каза булса, заманча элемтә чараларыннан файдаланырга кирәк - бу коткару бүлекчәләренең реакциясен тизләтәчәк. Коткаручыларга мөрәҗәгать иткәндә урынның кайда булуын, урынның үзенчәлекле билгеләрен, автомашинада кеше санын, ничә яшьтә икәнен, авырулар, балалар бармы-юкмы икәнлеген күрсәтергә, үзләренең һәм якыннарының контакт телефоннарын һичшиксез хәбәр итәргә кирәк. Батарея зарядын экономияләүгә чаралар күрү мөһим.

Әгәр трассада машинагыз ватылса

Автомобиль алдында һәм аның артында кисәтү билгеләре куегыз, бу киселгән агач яки теләсә нинди аерылып торган әйберләр булырга мөмкин. Әгәр машина эшли икән, вентиляцияне тәэмин итү һәм  сөрем газы белән агулануны булдырмау өчен пыяланы ачарга кирәк.  Сөрем газы кабина һәм салонның ачык тәрәзәләреннән кермәсен өчен,  машинаны озак тукталышка яки төн кунарга җилгә каршы куярга кирәк. Шулай ук, үз куркынычсызлыгыгыз өчен, вакыт-вакыт җил юнәлешен тикшерергә кирәк. Шуңа да карамастан, газ чыгару торбасының бозлавык белән капланмавын һәм аны кар белән томаламавын күзәтергә кирәк. Әгәр автомобиль ватылса, паникага бирелмәгез,  ашыгыч оператив хезмәтенең "101" бердәм номерын җыегыз, үз проблемагыз турында  һәм үз координатларыгызны хәбәр итегез. Җылылык саклау һәм булган азык-төлек запасларын экономияле тоту буенча чаралар күрегез. Утын запасын булдырырга тырышыгыз, ул булмаганда, янучан материалларны яндырырга була, алар гадәттә  шактый күп була.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда  Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга  ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны  өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән  пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм  лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны  алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең "Ышаныч телефоны"  - 8 (843) 288-46-96.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International