Консультация-Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренеш интенсивлыгы турында кисәтү

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ түбәндәгеләрне кабул итте:

Консультация - кисәтү

метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында

18 сәгатьтән, 3 апрельдән 18 сәгатькә кадәр, 4 апрель, 2024 ел.

3 апрель кичендә, 2024 елның 4 апрелендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән 15-18 м/с көчәюе көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе түбәндәгеләрне хәбәр итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, бинада булырга киңәш итәбез. Балаларны караусыз калдырырга ярамый.

2. Әгәр көчле җил булганда  Сез урамда булсагыз, җир асты җәяүлеләр йөру урыннарында яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында качарга киңәш ителми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә ябу материалларының төшүе мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.

3.Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Җил белән өзелнгән, сынган ботаклар зур куныч тудыру сәбәпле, агачлар янында торырга, шулай ук алар янына автотранспорт куярга  ярамый.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында басып, өзелгән электр үткәргечләренә якын килү үлем куркынычы тудыра.

6. Куркынычлыкны  өске катларның ватык тәрәзәләреннән төшкән  пыялалар, шулай ук түбә элементлары һәм җил белән өзелгән  декор элементлары тудыра ала. Мондый куркынычлык төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә нык итеп ябарга, балкон һәм  лоджияләрдә килеп төшәргә мөмкин булган предметларны  алырга кирәк.

8. Торак яисә эш бинасында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга зарур.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе  шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International