25 июньдә Илбәк Иреклесендә Авыл бәйрәме уздырылды

11-25 июнь көннәрендә Илбәк авыл җирлегенә караган 4 авылның өчесендә Сабантуй һәм авыл бәйрәмнәре уздырылды. 25 июньдә Ирекле авылында иртәнге якта (читтәге авылдашлар кайтып җиткәч) Азнакайдан, Мәсгут авылыннан килгән гармунчылар, җырчылар ярдәме белән Сөрән сугу оештырылды. Һава торышының бик матур булуы, авылдашларның оешып, туганнары белән күрешергә дип кайтуы, күрше-тирә авыллардан да кунаклар килүе, матур җырлары белән бәйрәмне бизәүче кунакларның күплеге – барысы да әлеге чараны уздыруда ямь өстенә ямь булды.


Дата публикации: 29.06.2022
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International