Зәкиев Кыяметдин абыйның матур юбилее – 90 яшь.

4 марта 2026 г., среда

Сугыш чоры ятиме Зәкиев Кыяметдин абыйның матур юбилее – 90 яшь тулды. Яшьли тормыш авырлыкларын күтәргән ул. 1959 елдан авылда алма бакчасы үстерүдә катнашкан, колхозда завхоз булып пөхтә хезмәт куйган.
Бүгенге көндә Кыям абый Сарман районы Дүсем авылында сеңлесе Суфиянең кызларында яши. Аларга авылдашлар исеменнән зур рәхмәт – абыйны бик кадерләп, хөрмәтләп карыйлар. Сөбханаллаһ, сәламәтлеге дә әйбәт, хәтере яхшы, ураза да тота.
Юбилее белән котларга авыл җирлеге башлыгы Мансур Хаертдинов, Ветераннар советыннан Равил Исламов, Әлфинур Идиятуллина һәм куршеләре барып котлап кайткан.
Ветераннар советы һәм барлык авыл халкы исеменнән Кыям абыйны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Аңа хәерле гомер, ныклы сәламәтлек телибез!

ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International